

Ай суына бару сәбәпле, күләмен югалта: соңгы берничә йөз миллион ел эчендә Җир иярчененең диаметры 50 метрга кечерәйгән. Бу хакта Халыкара Ай көнендә ТАСС агентлыгына Пермь Милли тикшеренү политехник университетының (ПНИПУ) астрономия өлкәсендә эксперты Евгений Бурмистров сөйләгән.
"Сәбәбе – аның эчке суынуында. Якынча 4,5 миллиард ел элек ул бик кайнар була, һәм шуннан бирле аның эчке недрларында әкренләп суыу процессы бара. Галимнәр бәяләвенчә, соңгы берничә йөз миллион ел эчендә Айның диаметры якынча 50 метрга кимегән", - дигән Бурмистров. Айның, Җирдәге кебек, тектоник плиталары булмаганлыктан, аның нәзберек кабыгы кысылуны салмак кына компенсацияли алмый. Моның урынына ул сынып, өслектә җыерчыклар хасил итә.
"Процесс сейсмик активлык белән бара, җир тетрәүләрдән озаграк дәвам итә һәм 5,5 магнитудага кадәр җитәргә мөмкин, шул вакытта безнең планетада пыялалар шалтырап ярылыр һәм җиңел предметлар хәрәкәт итәр иде", - дип аңлата эксперт.
Ул билгеләвенчә, Айның кысылу процессы массага йогынты ясамый, шуңа да Җиргә тәэсире дә үзгәрешсез кала. Галимнәр әйтүенчә,төп куркыныч Җиргә түгел, ә Айдагы булачак процессларга кагыла: сейсмик активлык космик аппаратлар һәм потенциаль Ай базалары өчен куркыныч тудырырга мөмкин.
Автор фотосы.