+18 °С
Дождь
Журналга язылу
Беләсең киләме?
10 Августа , 03:00

Яшендә үзеңне ничек тотарга?

Урамда күк күкрәгәндә, яшен яшьнәгәндә курыкма! Ләкин ул хәвефсез үтсен өчен, гади кагыйдәләрне истә тот:

Яшендә үзеңне ничек тотарга?Яшендә үзеңне ничек тотарга?
Яшендә үзеңне ничек тотарга?

- Йортсинең ышанычлы урының. Күктә яшен чаткыларын күрү яки беренче гөрелтеләрне ишетү белән, өйгә йөгер.

- Тәрәзәңне яп! Яшен ачык форточка аша килеп керергә мөмкин, шуңа күрә тәрәзәсез (ванна бүлмәсе) ерак бүлмәдә утыру яхшырак.

- Гаджетларны сүндер. Компьютерны, телевизорны һәм зарядкаларны яшен вакытында розеткалардан алып кую яхшырак. Чөнки электр яшен белән “дус!”

- Суны кулланмаДуш, ванна керү һәм савыт-саба юу тыела. Су токны бик яхшы үткәрә, шулай булгач, суны болытлар таралгач коенырсыз.

- Секундларны сана. Яшен яшьнәгәннән соң күк күкрәүгә кадәр 10 секундтан да азрак вакыт узган булса – яшен бик якында дигән сүз. Җылы чәй эчеп, аның китүен көтеп өйеңдә утыр.

Бу кагыйдәләрне үтәсәң, яшен тиз үтәр!

ЯИ фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас