

Космонавтлар өчен дөрес туклану системасы булдырган табиб Иван Неумывакин организм сәгать кебек эшләсен өчен берничә киңәш бирә.
Беренче кагыйдә – ашаганнан соң бернинди сыеклык эчәргә ярамый. Сыеклык ашказаны сутын сыекландыра. Нәтиҗәдә, ризык эшкәртелми, чери. Организм файда урынына токсиннар, эч кабару, арыганлык ала. Иң яхшысы – ашарга 30 минут кала һәм ашаганнан соң ким дигәндә бер сәгатьтән соң гына эчегез.
Икенче киңәш – бик яхшылап чәйнәгез. Бер кашык ризыкны авызга капкач, 30-50 чәйнәү хәрәкәте ясагыз. Югыйсә, ашказанына зур йөкләнеш килә.
Лайфхак: чәйнәгән арада кашык-чәнечкегезне өстәлгә куегыз. Сезнең 3 тапкыр кимрәк порция белән тамагыгыз тук булачак.
Өченче киңәш – су эчегез. Чәй, кәһвә, газировка түгел. Алар организмны сусызландыра. Иртән ач карынга бер стакан су эчеп куегыз. Ашыйсыгыз килсә, башта су эчегез, вак йотымнар белән.
Ризык артыннан ашказанына чәй салмагыз, кисәкләр белән йотмагыз, чиста суны эчесез. Һәм сез һәрвакыт сәламәт булырсыз!
Автор фотосы.