Беләсең киләме?
11 Августа , 05:10

Теплицадагы уңыш күп булсын дисәгез!

Теплицадагы уңыш күп булсын дисәгез!Теплицадагы уңыш күп булсын дисәгез!
Теплицадагы уңыш күп булсын дисәгез!

Аномаль эсселек вакытында уңышны саклап калу өчен үсемлекләрне дөрес тәрбияләү аеруча мөһим. Бу турыда Русия Бакчачылар берлеге эксперты Ольга Воронова сөйләде.

Белгеч әйтүенчә, август аенда үсемлекләргә артык су сибү куркыныч. Бу чорда тамырлар шактый тирәнгә китә, ә артык дым гөмбә авырулары барлыкка килүгә сәбәп булырга мөмкин.

Теплицада үсә торган культураларга суны иртән сибәргә киңәш ителә, ә ачык грунттагы үсемлекләрне кич белән су сибъ яхшырак. Су җылы булырга тиеш, чөнки салкын су температураның кискен үзгәрүенә китереп, үсемлекләрдә стресс тудыра.

Эксперт шулай ук куерып үскән үсемлекләрнең, бигрәк тә томатларның, аскы яфракларын килеп алырга киңәш итә. Бу һава алмашынуын яхшырта һәм авырулар куркынычын киметә.

Теплицаны һәр иртәдә ишекләрен һәм форточкаларын ачып җилләтергә кирәк. Югыйсә, эчтәге температура +50 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Ә төнгә теплицаны яңадан яхшылап ябып куярга кирәк.

Эссе көннәрдә җимешләр тизрәк өлгерә һәм ярылырга мөмкин. Шуңа күрә аларны вакытында җыеп алу киңәш ителә.

Автор фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас