

Юк, әлбәттә. Бүген Африкада яшәүче аклы-каралы хайван турында түгел, ә ак сызыклар белән билгеләнгән җәяүлеләр кичүе турында сөйләшшбез.
Әлеге тамга 1951 елда Англиянең Слоу шәһәрендә барлыкка килгән. Аннары бу фикерне алман галимнәре дә күтәреп ала. Алар аклы-каралы әлеге тамганың кеше күзенә ерактан күренеп торуына игътибар итә. Тиздән Германия урамнарында зебра дип аталган махсус җәяүлеләр кичүе барлыкка килә. Бу гади тамга юл хәрәкәтен гадиләштерергә мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә, берничә елдан ул бөтен дөньяга тарала.
Безнең юлларда аклы-каралы зебра белән беррәттән, ак һәм сары төсләрдән торган юл тамгасын да очратырга мөмкин. Зебра янында еш кына светофор куела. Светофорда яшел ут януга, җәүлегә сулга һәм уңга карарап, юлны аркылы чыгарга ярый. Зебра янында светофор булмаса, шулай ук игътибар белән сулга һәм уңга карарга кирәк. Якынлашып килүче машиналар күренмәсә, сак кына юл аркылы чыгарга мөмкин. Ә менә машина йөртүчеләр, үз чиратларында, светофор булмаган зебра янында туктап, җәяүлеләргә юл бирергә тиеш.
Ә светофор да, зебра да булмаса, нишләргә соң? Юл аркылы ничек чыгарга? Бу очракта җәүлеләр өчен җир асты яисә җир өсте кичүен эзләп карарга кирәк. Җәяүлеләрнең җир асты кичүе сине тыныч һәм куркынычсыз итеп җир астыннан үткәрер. Җир өсте кичүе озын һәм киң күпергә охшаган. Ул да юл аша чыгу өчен яхшы ысул!
ЯИ фотосы.