+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
14 Августа , 05:05

Август аена халык сынамышлары

Август аена халык сынамышларыАвгуст аена халык сынамышлары
Август аена халык сынамышлары

✅ Җәйнең соңгы ае август уратсына да җитте. Көннәр кыскара, төннәр салкыная, табигать акрынлап көзгә әзерләнә. Ә сез сынамышларга ышанасызмы?

✅ Август коры килсә, көз җылы һәм явым-төшемсез булыр.

✅ Август җылы һәм дымлы булса, гөмбә уңар.

✅ Августта томан еш төшсә, көз җылы, гөмбәле булыр.

✅ Миләштә җиләк күп булса, көз яңгырлы, кыш салкын килер.

✅ Имәндә чикләвек күп булса, уңыш мул булыр.

✅ Августта агач яфраклары иртә саргайса, көз иртә килер.

✅ Августта кырау төшсә, кыш иртә һәм салкын килер.

✅ Август ахырында торналар җылы якка китсә, кыш иртә башланыр.

✅ Үрмәкүч пәрәвезе озын һәм нечкә булса, әбиләр чуагы озакка сузылыр.

✅ Августта яшенле, яңгырлар күп булса, көз озын һәм дымлы килер.

ЯИ фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас