+19 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
18 Августа , 03:45

Кулланлыштан төшеп калган һөнәрләр

Кулланлыштан төшеп калган һөнәрләрКулланлыштан төшеп калган һөнәрләр
Кулланлыштан төшеп калган һөнәрләр

Кеше тормышы һәрвакыт хезмәт белән бәйле. Борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр кешеләр җәмгыятькә файда китерүче төрле һөнәрләр үзләштергән. Ләкин вакыт узган саен тормыш шартлары үзгәрә, фән һәм техника алга китә, яңа технологияләр барлыкка килә. Шуның нәтиҗәсендә кайбер һөнәрләргә ихтыяҗ бетә, аларны машиналар һәм автоматлаштырылган системалар алыштыра.

Мәсәлән, электр уты булмаган вакытта шәһәр һәм авыл урамнарын лампа кабызучылар яктырткан. Алар һәр кич саен фонарьларны кабызган, ә иртән сүндергән. Бу эш зур җаваплылык таләп иткән, чөнки караңгы урамнар кешеләрнең хәвефсезлегенә куркыныч тудырган. Электр энергиясе киң кулланыла башлагач, әлеге һөнәр юкка чыга.

Элек хәбәрләрне ерак араларга җиткерүнең иң тиз юлы – телеграф булган. Телеграфистлар махсус Морзе әлифбасы ярдәмендә хәбәрләр тапшырган һәм кабул иткән. Аларның хезмәте дәүләт оешмалары, тимер юллар, хәрби бүлекләр һәм гади кешеләр өчен бик мөһим булган. Бүген исә телефон, электрон почта һәм интернет телеграфны тулысынча диярлек алыштырды.

Кайчандыр һәрбер йортта суыткыч булмаган. Шуңа күрә кешеләргә азык-төлекне саклау өчен боз кирәк булган. Боз ташучылар кышын елга-күлләрдән боз кисеп алганнар, аны махсус базларда саклаганнар һәм җәй буе кешеләргә таратканнар. Электр суыткычлары уйлап табылгач, бу хезмәт тә тарихта гына калган.

Шулай ук элек йортларга су үткәрелмәгәнлектән, су ташучылар кое яисә чишмәдән су алып килеп саткан. Бу эш физик яктан бик авыр булган, әмма шәһәр халкы өчен бик кирәкле хезмәт саналган. Хәзер исә су һәр йортка торбалар аша килә.

Нәшрият йортлары киң таралганчы, китаплар һәм мөһим документлар кулдан күчереп язылган. Бу эшне кулъязмага күчерүчеләр башкарган. Аларның сабырлыгы, белемле булуы һәм төгәллеге аркасында бик күп тарихи хезмәтләр, дини китаплар һәм әдәби әсәрләр безнең көннәргә кадәр сакланып калган.

Кулланылыштан төшеп калган һөнәрләр турында сөйләгәндә, алар – үз чорының үсеш дәрәҗәсен, кешеләрнең хезмәт сөючәнлеген һәм тапкырлыгын чагылдыручы тере тарих булуын аңларга кирәк. Һәрбер һөнәр җәмгыятькә хезмәт иткән, кешеләрнең тормышын дәрәҗәсен үстергән.

ЯИ фотосы.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас