

Гөмбәчеләр өчен актив сезон башлана. Яңгырларның күпләп явуын исәпкә алганда, быел уңыш мул булырга ошаган. Әмма аны дөрес җыю кагыйдәләрен дә үтәү мөһим. Түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
Биологлар фикеренчә, полиэтилен пакетта озак вакыт йөртелгән гөмбәләр бозылырга һәм чери башларга мөмкин.
Мәскәү дәүләт университеты биология факультетының микология һәм альгология кафедрасы фәнни хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Никита Комиссаров сүзләренчә, пакет эчендә дым җыела, гөмбәләр “сулый” алмый һәм кыза башлый.
Моннан тыш, пакетта гөмбәләр үз авырлыгы астында кысылып, сынырга мөмкин. Белгеч гөмбә җыю өчен кәрзиннәр кулланырга киңәш итә, чөнки аларда һава йөри һәм гөмбәләр яхшырак саклана.
Комиссаров билгеләвенчә, кәрзиндә йөртелгән гөмбәләр күзәнәкләр таратуга сәләтле. Киселгәннән соң гөмбәләр споралар сибә, алар кәрзин уемнары аша урманга таралып, яңа урыннарда үрчү мөмкинлеген бирә.
Автор фотосы.