

Дөньяның 43 илендә ул – 1 гыйнварда, ә 16сында 1 марттан башлана. Мәктәп тормышыннан тагын да кызыклырак фактлар белән таныштырабыз.
✅ Иң күп укучы белем алган мәктәп Һиндстанда. Анда 28 мең бала белем ала.
✅ Австралиянең Сидней шәһәрендә попугайлар һәм сөйләшә торган башка кошлар өчен мәктәп ачылган. Анда гадәти булмаган укучыларны сүзләр әйтергә, шигырь сөйләргә өйрәтәләр.
✅ Вьетнам мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында иртән йога сәгатьләре оештырыла. Дәресләр лотос позасыннан башлана. Йога вакытында укытучы укучыларга гыйбрәтле хикәяләр сөйли. Теләге булган балаларга укудан соң калып та үзенчәлекле дәресне өстәмә рәвештә алырга мөмкинлек бар. Белгечләр фикеренчә, йога укучыларга зур уңышларга ирешергә ярдәм итә, өстәвенә, хәлатне тынычландыра.
✅ Таиландта филләр өчен мәктәп бар. Анда хайваннарны рәсем төшерергә, урам җыештырырга өйрәтәләр. Әлеге мәктәптә филләрне артист булырга да өйрәтәләр, киләчәктә алар туристларның күңелен күтәрә.
✅ Финляндиядә укучы бала үзе теләмәсә, укытучының аны такта алдына чыгарырга хокукы юк. Әлеге илдә сыйныфташлары алдында укучының кимчелекләренә басым ясау катгый тыела.
✅ Иң озак дәрес 54 сәгать буена барган. Биология фәненнән профессор ике тәүлектән артык лекция укыган. Әлеге хәл Австралиядә 2003 елда булган.