

Йорт, фатирдагы газ җиһазлары һәрчак төзек, техник таләпләргә җавап бирергә тиеш. Файдалану кагыйдәләрен үтәмәү куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
Сөрем газы белән агуланмас өчен квалификацияле белгечләрдән газ һәм мич җиһазларының, вентиляция системасының төзеклеген даими тикшертеп торырга кирәк. Тиешле таләпләргә игътибар итеп урнаштырылган газ плитәсендә газ янганда ул зәңгәрсу булып ялкынлана, бу газның тулысынча янып бетүе турында сөйли. Сары, кызгылт-сары ялкын телләре газның тулысынча янып бетмәвен, сөрем газы бүленеп чыгуын күрсәтә. Бу очракта газ плитәсеннән файдаланмаска, белгеч чакыртып төзәттерергә кирәк.
Сөрем газы белән агулану билгеләре – күңел болгану, эч, баш авырту һәм баш әйләнү. Әгәр мондый билгеләр күзәтелә икән, кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Алар килеп җиткәнче зыян күрүчене җилләтелгән бүлмәгә чыгарыгыз, аны башы аякларыннан югарырак булырлык итеп яткырыгыз.
Өйдә газ исе килүен сизгәндә электр приборлары белән файдаланмагыз, тиз генә кранны ябыгыз, форточкаларны ачыгыз, бүлмәне җилләтегез. Газ исе чыкканда 104 номеры буенча авария хезмәтен чакыртырга кирәк.
Шуны исегездә тотыгыз: сөрем газының исе дә, төсе дә юк. Аны сизү, тою мөмкин түгел диярлек.
Автор фотосы.