

Белгечләр балны +10нан +20 градуска кадәр температурада караңгы, салкынча урында сакларга киңәш итә. Моның өчен капкачы тыгыз ябыла торган пыяла яки керамик савыттан файдалану яхшырак.
Шуны истә тотарга кирәк: бал туры кояш нурларын “яратмый" һәм бик тиз үзенә ис сеңдерә.
Шулай ук аны металл капкач белән капларга кирәкми.
Балны ерак арага транспортлау өчен пластик контейнерга салырга мөмкин. Ләкин килеп җиткәч, аны башка савытка салырга кирәк.
Бу шартларны үтәгән очракта бал үзенең файдалы сыйфатларын дистәләрчә ел дәвамында саклый.
Автор фотосы.