

Галимнәр укучыларның математикасын яхшыртуның үзенчәлекле ысулын тапкан. Сынауда 6-7нче сыйныфларда укучы 11–13 яшьлек 309 бала катнашкан. Аларны өч төркемгә бүлгәннәр: беренче төркем атнага бер тапкыр математика элементлары кертелгән баскетбол дәресләрендә шөгыльләнгән, икенче төркем гадәти баскетбол күнегүләренә йөргән, ә өченче төркемдәгеләр гади физкультура дәресләрендә шөгыльләнгән.
Дәресләр вакытында укучылар спорт күнегүләре генә башкармаган, ә төрле математик мәсьәләләр дә чишкән. Барлык биремнәр дә уен эшчәнлегенә кертелгән булган һәм өстәмә дәрес сәгатьләре таләп итмәгән.
Нәтиҗәләр күрсәтүенчә, баскетбол белән математиканы берләштергән төркем укучылары биремнәрдә дә, башка математик мәсьәләләрдә дә күрсәткечләрен сизелерлек яхшырткан. Математиканы аңлау дәрәҗәсе якынча 15 процентка арткан.
Моннан тыш, балалар мондый дәресләрнең гадәти математика дәресләренә караганда кызыклырак һәм мавыктыргычрак булуын билгеләгән. Мондый дәресләрдә алар үзләренең мөстәкыйльлеген һәм мөмкинлекләренә ышанычын ешрак тойган. Галимнәр фикеренчә, бу – укуга кызыксынуны саклап калуда мөһим факторларның берсе.
Тикшеренү авторлары фикеренчә, укытуның мондый төре балаларның белем алуга кызыксынуын арттыру өчен нәтиҗәле чара була ала. Иң мөһиме – моның өчен дәресләр санын яисә уку йөкләнешен арттыру кирәк түгел.
ЯИ фотосы.