+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
26 Августа , 02:00

Сабыегызга бишек җырлары көйләгез!

​​​​Бишек җырлары көйләр өчен җиде сәбәп бар.

Сабыегызга бишек җырлары көйләгез!Сабыегызга бишек җырлары көйләгез!
Сабыегызга бишек җырлары көйләгез!

1. Бишек җырлары әнигә дә, балага да файдалы, аның көе тынычландыру тәэссиренә ия.

2. Бишек көйләренең ритмы тыныч йөрәк тибеше ритмына (минутына 68-72 тибү) якын.

3. Йөклелек вакытында бишек җырларын җырлаган хатын-кызларның йөрәк ритмы һәм кан басымы нормальләшә. Моннан тыш, җырлау искиткеч сулыш гимнастикасы булып тора.

4. Йөклелек вакытында бишек җырлары җырлау карындагы сабый өчен бик файдалы: аның йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары эшчәнлеге, плацента, андагы кан әйләнеше яхшыра. Моннан тыш, бала тугач, әнисенең тавышын тизрәк таный, иртәрәк гүләп авазлар чыгара.

5. Балаларына бишек җырлары җырлаучы әниләрдә лактация белән проблемалар булмый диярлек, сабый белән тыгыз эмоциональ бәйләнеш формалаша.

6. Бишек җырлары тыңлаган бала авазларны иртәрәк әйтә, гүли башлый, иртәрәк теле ачыла.

7. Әнисе бишек җырлары җырлап үстергән бала психик тайпылышларга азрак дучар, ул тынычрак, интеллектуаль үсеш дәрәҗәсе югарырак була.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас