+15 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
27 Августа , 02:00

Ә сез җәяү йөрисезме?

Кардиолог киңәшләрен тыңлыйк.

Ә сез җәяү йөрисезме?Ә сез җәяү йөрисезме?
Ә сез җәяү йөрисезме?

Терапевт һәм кардиолог Лидия Ионова кешегә көненә 10 меңгә якын адым үтәргә, ягъни бер атна эчендә 70 мең адым ясарга кирәк, дип белдерә.
"Җәяү йөрү — ул безнең тормышыбызның нигезе, чөнки кеше өстәл артында утыру өчен генә тумаган. Баштан ук кешенең гәүдәсе атлап йөрү, хәрәкәт итү һәм физик яктан актив булу өчен яраклаштырылган. Шуңа күрә көненә 10 мең адым үтү — һәр кеше өчен мөһим булган физик активлыкның минимумы ул", —  дип белдерә белгеч.

Ә сез җәяү йөрисезме, дуслар? Моның сәламәтлек өчен бик файдалы һәм мөһим булуын онытмагыз. Хәзер телефоннарга адым санаучы махсус кушымталар куярга, шулай ук фитнес-браслетлар сатып алырга да була. Көн саен ничә адым ясавыңны белү һәм физик активлыкка омтылу өчен болар бик уңайлы. 

Сәламәт булыгыз!

Фото: ЯИ

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас