

Русиядә балаларны террорчылык йогынтысыннан саклаячак “Выход 31” проекты эшли башлады.
Проект балалар һәм үсмерләрне террорчылык эшчәнлегенә җәлеп итәргә тырышкан кешеләрдән саклауга юнәлтелгән. Аның исеме Русия Җинаять кодексының 31нче маддәсенә бәйле. Бу маддә җинаятьтән ирекле баш тарту турында.
Проект сайтында гади һәм аңлаешлы киңәшләр урнаштырылган. Мәсәлән, кем дә булса куркытса, акча яисә башка нәрсә тәкъдим итеп үгетләсә, мәгълүмат җыярга, ут төртергә яисә теракт кылырга этәрсә, нишләргә кирәклеге аңлатыла.
Белгечләр балаларга шикле кешеләр белән аралашмаска һәм аларның биремнәрен үтәмәскә киңәш итә. Мондый очракта ышанычлы өлкән кешегә, хокук саклау органнарына хәбәр итү мөһим.
“Выход 31” проекты балаларга хәвефне вакытында танырга һәм дөрес карар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Проект турында тулырак мәгълүматны аның рәсми сайтында табарга мөмкин.
Фото Интернет челтәреннән.