+9 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
30 Августа , 03:45

Медицинада яңа белгечлекләр!

Медицинада яңа белгечлекләр!Медицинада яңа белгечлекләр!
Медицинада яңа белгечлекләр!

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы илдә уннан артык яңа медицина белгечлеге булдырырга тәкъдим итте. Үзгәрешләр 1 сентябрьдән үк үз көченә керергә мөмкин. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Тәкъдим ителгән исемлеккә медицина биологиясе, медицина логопедиясе, медицина психологиясе, медицина физикасы, медицина эмбриологиясе, нейропсихология, нутрициология һәм физик реабилитация кебек юнәлешләрне кертергә ниятлиләр.

Моннан тыш, медицина һәм фармацевтика хезмәткәрләре номенклатурасында яңа вазыйфалар да барлыкка килергә мөмкин. Алар арасында – сәламәт озын гомер медицинасы табибы һәм нутрициолог.

Шул ук вакытта Сәламәтлек саклау министрлыгы искергән кайбер белгечлекләрне исемлектән чыгарырга тәкъдим итә. Алар арасында табиб-диабетолог, үсмерләр психиатры һәм терапевты, фельдшер-нарколог һәм башка кайбер юнәлешләр бар.

Фотот Интернет челтәреннән.

Автор:Алсу Нуриманова
Читайте нас