+29 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
8 Сентября , 06:15

Үсмерләргә гель-лак буяуны тыялар

Агымдагы елның 1 декабреннән Русиядә яңа ГОСТ кертелә.

Үсмерләргә гель-лак буяуны тыяларҮсмерләргә гель-лак буяуны тыялар
Үсмерләргә гель-лак буяуны тыялар

Ул беренче тапкыр балигъ булмаганнар өчен косметик хезмәтләр исемлеген төгәл регламентлый. Документ тырнакларны үстерүне һәм балалар һәм үсмерләр өчен аларны гель-лак белән каплауны тыя. Мондый карарның сәбәбе бу процедураларның балалар сәламәтлеге өчен куркыныч булуы белән бәйле. Бу хакта “REGIONS” басмасына Подольскидан табиб-дерматолог Инга Журова сөйләгән.

Үсмерләрнең тырнак пластинасы формалашуын дәвам итә. Ул өлкәннәрнекеннән юка һәм йомшак булуы белән аерыла. УФ-лампа астында гель-лакны даими киптерү һәм лакны куптарып алу өчен агрессив чаралар куллану тырнакның өске катламнарын юкартуга һәм җимерүгә китерә.

"Үсмернең тырнагы – әле формалашмаган орган. Ул җиңел җәрәхәтләнә. Гель-лак белән даими каплату аның структурасын боза, сынучан һәм коры итә. Тергезү күп вакыт таләп итә, ә кайвакыт деформация мәңгегә калырга мөмкин”, — дип аңлатты Инга Журова.

Моннан тыш, ультрафиолет белән еш нурлану кулларда тире авырулары барлыкка килү куркынычын арттыра. Тырнакның саклагыч катламы бозылу инфекцияләргә юл ача.

Гель-лак составына керүче химик компонентлар аллергик реакцияләр-тырнаклар тирәсендә кычыту, кызару һәм шешү китереп чыгарырга мөмкин. Яңа ГОСТ ирекне чикләүгә түгел, ә үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән. Табиблар 18 яшькә кадәр мондый манипуляцияләрдән сакланырга киңәш итә, ә бик нык кирәк булганда аларны сирәк кенә һәм мастер күзәтүе астында гына уздырырга кирәк.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас