+17 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
9 Сентября , 06:35

Пингвин ни өчен беренче баласын читкә тибә?

Күптән түгел галимнәр моның серен ачкан.

Пингвин ни өчен беренче баласын читкә тибә?Пингвин ни өчен беренче баласын читкә тибә?
Пингвин ни өчен беренче баласын читкә тибә?

Яңа Зеландиядәге  бүрекле пингвиннар (Eudyptes sclateri) ике кошчыкны ашата алмау аркасында бер генә йомырка салалар. Урындагы галимнәр кошларның көнкүрешен өйрәнгәннән соң, шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта  “PLOS ONE” журналы яза.

Күпчелек очракта, пингвиннар салган беренче йомырка читкә тәгәри. Ләкин кайвакыт ана пингвин белә торып беренче баласын оядан этеп чыгара. Кошларның сәер тәртибе беренче тапкыр 1998 елда искә алына, һәм хәзер генә тикшерүчеләр моның ни өчен шулай булуын аңлыйлар.

Тикшеренүлә күрсәткәнчә, соңгы 50 елда саны кискен кимегән бу субантарктик пингвиннар үз токымнарына зыян китерергә мәҗбүр, чөнки азык запаслары бетә һәм ата-ана кошчыкларын ашата алмый.

Беренчесеннән биш көн узгач салынган икенче йомырка күпкә зуррак булганлыктан, әни пингвиннар аны сакларга тырыша.

Бүгенге көндә бу кошларга югалу куркынычы яный, һәм алар турында әле күп нәрсә билгеле дә түгел.

Җитәрлек ризык булмау — кошларның беренче балаларыннан баш тартуының бердәнбер сәбәбе түгел. Икенче йомырка сизелерлек эре, шуңа күрә алар ояның иң җылы урынына салына. Өстәвенә, икенче кошчык, әлбәттә, беренчесеннән зуррак булачак һәм, димәк, физик яктан ныграк булуында да шик юк.

1998 елда тикшерүчеләр өйрәнгән барлык 113 оядагы беренче йомырканың якынча 80 проценты икенчесен салган көнгә кадәр яки шул көнне югалган. Калганнары бер атна эчендә юкка чыккан.

“Физиологик яктан, беренчесен салмыйча, икенче йомырка салу мөмкин түгел, һәм бүрекле пингвиннар беренче бала турында бөтенләй кайгыртмый башлый", — дип аңлата авторлар.

 

Фото: img.ixbt.site

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас