+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
11 Сентября , 02:00

22 килограммлык кәбестә үстергән!

Яшь бакчачы Русиядә рекорд куйган.

22 килограммлык кәбестә үстергән!22 килограммлык кәбестә үстергән!
22 килограммлык кәбестә үстергән!

Түбән Новгород өлкәсеннән 15 яшьлек Артем Ефремычев Мәскәүдә узган “Битва гигантов”  уңыш чемпионатында үзе үстергән 22,5 килограмм авырлыктагы кәбестәне тәкъдим итеп, Русиядә рекорд куйган.


Конкурс җитәкчесе Дарья Ермилова билгеләвенчә, быел бәйге үлчәвенә беренче тапкыр шундый зур кәбестә салганнар, әлегә бу яшелчә белән катнашучылар сирәк. Киләсе елда алар инде шактый күбрәк булачак дип көтелә.


Үзәк матбугат басмалары журналистларына Артем үзе яшәгән төбәктә җәйнең бик яңгырлы килүен, шуңа карамастан, шаккатмалы зур кәбестә үстерә алуын билгеләгән.

“Әгәр Себердә быел эссе булса, бездә яңгырлар койды гына. Бернәрсә дә уңмас инде дип уйлаган идем. Аннары аны корткычлардан да сакларга туры килде – алар минем кәбестәмне яулауны максат итеп куйдылар, ләкин мин саклап калдым”, - дигән ул.


Конкурска китерелгән иң зур кабакны да яшь бакчачы үстергән. 817 килограмм авырлыктагы кабакны бәйгегә Иркутск өлкәсеннән 12 яшьлек Ерема Павленко тәкъдим иткән.


“Битва гигантов” уңыш фестивале Мәскәүдәге ВДНХда 27 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гигант яшелчәләр күргәзмәсе кулинар һәм карвинг-шоу, суда костюмлаштырылган парад, киноцияләр һәм кино күрсәтүләрне берләштерәчәк.


Фото: РИА Новости/Илья Питалев

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас