+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
11 Сентября , 03:00

Балаларда — “7 сентябрь синдромы”...

Бу нинди диагноз һәм аны ничек дәваларга?

Балаларда  — “7 сентябрь синдромы”...Балаларда  — “7 сентябрь синдромы”...
Балаларда — “7 сентябрь синдромы”...

Уку елы башында балалара еш кына авырый. Мондый очракта антибиотиклар кабул итү таләп ителми, табиб раслаган бактериаль катлаулану гына искәрмә булып тора. Бу хакта “Газета.Ru” басмасына табиб Анна Журавлева сөйләгән.

"ОРВИ вакытында дәвалауның төп нигезе – ял итү, җитәрлек сыеклык эчү, уңайлы температура һәм бүлмәдәге һаваның дымлылыгы. Югары температура яки үзен начар хис иткәндә балага парацетамол яки ибупрофен (нурофен) нигезендә температураны төшерүче препарат билгеләргә мөмкиннәр. Дозировканы яшь һәм тән массасын исәпкә алып билгелиләр", - дип аңлатты эксперт.

Кайбер очракларда табиб вируска каршы препаратлар билгели ала. Томау булганда борынны дымландыру чараларын кулланалар.

Табиб сүзләренчә, “7 сентябрь синдромы" — каникуллардан соң уку режимына кайту кыенлыклары белән бәйле халәт. Ул махсус дәвалану таләп итми. Арыганлык, ярсучанлык, йокы бозылу һәм игътибар кимү гадәттә дөрес көн режимы белән төзәтелә: йокы һәм уяну вакытының режимга салынуы, ял итү, саф һавада йөрү һәм укуның беренче атналарында бераз йөкләнешне киметү.

Өлкәннәр шулай ук отпусктан эш ритмына кайтканда охшаш симптомнар кичерергә мөмкин, әмма мондый хәл өчен аерым медикаментоз дәвалану шулай ук каралмаган.

Ата-аналарга балалардан ОРВИ йоктыру куркынычын исәпкә алу мөһим: уку елы башында инфекцияләр балалар коллективларында актив тарала һәм аннары гаилә әгъзаларына күчә.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас