+23 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
11 Сентября , 09:55

Температураны дөрес үлчисезме?

Бу уңайдан гаилә табибы киңәш бирә.

Температураны дөрес үлчисезме?Температураны дөрес үлчисезме?
Температураны дөрес үлчисезме?

Гаилә табибы Алексей Добровольский температураны ничек дөрес  үлчәргә кирәклеген аңлата.

“36,6 градустан 37 градуска кадәр норма санала. 37 градустан күтәрелсә, табибка пациентның хәлен анализларга кирәк, чөнки мондый температура кешенең авыру яки сәламәт булуы турында сөйли алмый”, — дип белдерә ул.

Аның сүзләренә караганда, табиб температураны бердәнбер параметр буларак түгел, ә башка симптомнар белән бергә бәяли. Эксперт билгеләп үткәнчә, бу термометрдагы сан гына түгел, ә күп факторлар белән билгеләнә торган күрсәткеч.

“Йогышлы авырулар вакытында температура кичкә күтәрелә, шул чакта аны үлчәргә кирәк тә инде. Әмма биш минут саен температураны үлчәүнең мәгънәсе юк", — ди Добровольский.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас