Беләсең киләме?
12 Сентября , 09:35

Алдагы кыш нинди булыр?

Метеорологлар белдерүенчә, көрәккә ял булмаячак. 

Алдагы кыш нинди булыр?Алдагы кыш нинди булыр?
Алдагы кыш нинди булыр?

Русия территориясенең күпчелек өлешендә Тын океандагы Эль-Ниньо климат күренешенең йогынтысы сәбәпле,  алдагы кыш аномаль җылы һәм карлы булачак. Бу хакта "Фобос" һава торышы үзәгенең әйдәп баручы белгече Евгений Тишковец сөйләгән. Бу хакта  РИА Новости хәбәр итә.

Метеоролог белдерүенчә, Арктик зона, Себернең төньягы, Чукотка, Беринг диңгезе, Чукот диңгезеннән тыш, территориянең зур өлешендә аномаль җылы булачак. Өстәвенә, нормадан тайпылыш 3-4 градуска җитәчәк. Үзәк Русиядә һәм илнең көньяк өлешендә аномаль җылылыкның иң югары ноктасы февральгә туры киләчәк. Шул ук вакытта, җылыну явым-төшем күләменең артуы белән бергә барачак, ди ул.

"Декабрьдә нормага азмы-күпме якын булыр дип уйлыйм. Ә алга таба гыйнварда явым-төшем 30-40 процентка күбрәк булачак", - дип фаразлаган Тишковец.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас