Беләсең киләме?
13 Сентября , 02:00

30 сентябрьгә кадәр гариза язып өлгерегез!

Быел  балалы гаиләләр өчен яңа ярдәм чарасы кертелде. 

30 сентябрьгә кадәр гариза язып өлгерегез!30 сентябрьгә кадәр гариза язып өлгерегез!
30 сентябрьгә кадәр гариза язып өлгерегез!

Быел Русиядә балалы гаиләләр өчен салымны кире кайтаруның яңа механизмы кертелде. Сүз ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә кагылган яңа ярдәм чарасы турында бара. Әгәр гаиләдә һәр кешегә туры килгән керем төбәк яшәү минимумының 1,5 күләменнән артмаса, аларга салымның бер өлешен кире кайтару каралган. Димәк, мондый гаиләләр узган елда түләнгән  13 процент керем салымының (НДФЛ) 7 процентын кире алачак.

Түләү күләме салымнар суммасына бәйле һәм һәр гаилә өчен индивидуаль. Түләүне алу өчен керемнең иң чик суммасы гаиләнең яшәү төбәгенә бәйле.

Социаль фонд агымдагы елның 1 июненнән бу түләү өчен гаризалар кабул итә башлады.  Аны алу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 30 сентябрьгә кадәр электрон гариза бирергә яки социаль Фонд клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булачак.

Түләү гамәлдәге ярдәм механизмнарына өстәмә рәвештә кертелә. Гаиләләрдән башка түләүләр һәм ташламалар алу хокукы шулай ук саклана.

Түләүләр мөрәҗәгать итүченең Русия банкындагы счетына күчереләчәк, ә түләүгә юнәлдерелгән операцияләр буенча хезмәтләр өчен түләү алынмаячак.

Әти-әниләр бергә яшәмәсә дә, икесе дә аерым-аерым бу ярдәмне алырга хокуклы.

Автор фотосы. 

 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас