+20 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
15 Сентября , 03:00

Йөз яшькә җитим, дисәң...

Берничә кагыйдәне гадәткә кертергә генә кирәк. 

Йөз яшькә җитим, дисәң...Йөз яшькә җитим, дисәң...
Йөз яшькә җитим, дисәң...

Начар гадәтләрдән баш тарту, спорт белән даими шөгыльләнү, дөрес туклану һәм гриппка каршы вакытында прививка ясату кешенең гомерен 100 елга кадәр җиткерергә мөмкин. Бу хакта "РИА Новости"га Русия Фәннәр академиясе академигы, Русия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко сөйләгән.

"100 яшькә кадәр яшәү өчен сәламәтлегеңне сакларга, тәмәке тартмаска, алкоголь кулланмаска, спорт белән шөгыльләнергә, күп йөрергә, нормаль тукланырга һәм гриппка каршы прививка ясатырга кирәк", - дигән Онищенко.

Ул билгеләвенчә, озак яшәү өлкәсендә органнар үстерү актуаль юнәлеш алып тора. Академик сүзләренчә, биоинженер технологияләре актив үсә.

"Әлегә без көтеп утырмыйк, ә сәламәтлегебез белән шөгыльләник", - дип ассызыклаган галим.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас