Беләсең киләме?
16 Сентября , 14:00

Журналистлар һәм блогерлар бәйгедә көч сынаша

«СМИротворец» XVIII Бөтенрусия конкурсына эшләр кабул итү 20 сентябрьдә тәмамлана.

Журналистлар һәм блогерлар бәйгедә көч сынашаЖурналистлар һәм блогерлар бәйгедә көч сынаша
Журналистлар һәм блогерлар бәйгедә көч сынаша

 Бу – милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр турында сөйләүчеләр өчен илнең төп конкурсы. Быел ул Русия халыклары бердәмлеге елы программасына керә.

Башкортстан өчен бу тема аеруча якын – республикада гасырлар дәвамында төрле халыклар һәм конфессияләр вәкилләре бергә яши, ә җирле журналистлар әлеге тема турында кызыклы итеп сөйли белүләрен күп тапкырлар раслады.

Быел конкурста җиде номинация каралган: «Телевидение», «Матбугат», «Интернет», «ЭТНОтавыш» (аудиоформатлар), «Балалар һәм яшьләр массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм «Халыклар бердәмлеге». Блогерлар аерым бүләкләнә – алар өчен махсус «Блоглар» номинациясе булдырылган.

Конкурска 2025 елның 1 августыннан 2026 елның 1 августына кадәр басылып чыккан эшләр кабул ителә. Гаризаны concours.nazaccent.ru сайтында бирергә мөмкин.

Конкурсны Русия Федераль милли эшләр агентлыгы һәм Милләтара журналистика гильдиясе оештыра.

Җиңүчеләр ноябрь аенда Мәскәүдә игълан ителәчәк.

Фото: конкурсның оештыру комитеты

Чыганак: https://mgazeta.com/news/novosti/2026-09-15/zhurnalisty-i-blogery-bashkirii-mogut-podat-zayavku-na-konkurs-smirotvorets-4813552

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас