

Арыслан, яраланганда, сулык янына килә, авызына аз гына су һәм туфрак алып, шуларны бераз чәйни дә аннары яраларына яба. Балчык исә ярадагы зарарлы матдәләрне суыра. Шул ук вакытта , җәрәхәте төзәлер өчен кирәкле матдәләр яра өстендә кала. Имезүче хайваннар яраларын гадәттә ялыйлар. Алар яраларын чистарталар һәм җәрәхәтле урыннарын төрле микроблар һәм кортлар эләгүдән саклыйлар. Шулай итеп, төкерек хайваннар дөньясында беренче дәвалау чарасы буларак файдаланыла. Юлбарыс, мәсәлән, үзе ялый алмаган яраларына төкереген аягы белән сөртә.
Аю яраларын бал белән дәвалый, чөнки аның составында күптөрле антибиотик матдәләр бар. Ә менә боланнар һәм пошилар яралансалар, мүк үләне өстенә ятарга тырышалар. Ул хайваннар мүкнең йомшак булганы өчен түгел, ә әлеге үләндә антибиотик матдәләр булганга күрә шулай эшлиләр.
Хайваннарга тышкы яраларны гына дәвалау түгел, эчке авырулардан ничек итеп котылу ысуллары да билгеле, ахрысы. Менә, мәсәлән, мәчеләр һәм этләр, косар өчен, билгеле бер үлән ашыйлар. Бүреләр бу очракта кычыткан куллана.
Кыр куяннары тәннәрендәге ярага үрмәкүч пәрәвезе җыеп ябалар. Бу кан китүне туктата һәм авыртуны баса. Авыру атлар кар суы эчәргә тырыша, чөнки ул биологик яктан бик актив. Авыру тигәндә кыргый җанварлар да минераль су чыганакларын эзләп табалар һәм эчәләр. Ревматизмнан һәм төрле паразитлардан котылу өчен җәнлекләр кырмыска оясы өстенә ятып ауныйлар. Ачулары чыккан кырмыскалар алар тәненә кислота сиптерә. Дәвалану максатында кыргый хайваннар гөмбәләр, бөре, үлән, яфрак, җиләк-җимеш, балчык, һәлак булган кардәшләренең тояк, мөгез һәм сөякләрен дә куллана.
Эчтәге суалчанны кудыру өчен күп кенә ерткычлар һәм кошлар ачы әрем ашый. Стоматит белән авырган маймыллар, мәсәлән, дару үләннәрен башта бик әйбәтләп чәйниләр, аннары гына яраларына ябалар.
Автор фотосы.