

Балаларны ОРВИ вакытында дәвалаганда Интернеттан һәм ясалма интеллекттан киңәшләр сорау, шулай ук препаратларны күрсәтмәсез, үз белдегең белән куллану ата-аналарның киң таралган хатасы. Ни өчен борчулы симптомнар булганда табибка мөрәҗәгать итү мөһим? Бу хакта “Известия” басмасына табиб-инфекционист, педиатр Евгений Тимаков сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, балалар вируслы инфекцияләр белән ешрак авырый, чөнки аларның иммун системасы вируслар белән көрәшергә өйрәнә, яклау формалаштыра. Тимаков билгеләвенчә, ОРВИ вакытында югары температура еш кына әти-әниләрдә паника тудыра һәм балага дарулар бирә башларга сәбәп була.
"Югары температура аркасында паникага бирелгән ата-ана баланы теләсә ничек дәвалау белән шөгыльләнә башлый. Менә монысы иң куркынычы һәм иң күңелсезе", - ди табиб.
Белгеч сүзләренчә, антибиотиклар вируслы инфекцияләр вакытында ярдәм итми, ә Интернет һәм ясалма интеллект киңәшләре буенча дәвалау төгәл диагнозсыз куркыныч булырга мөмкин. Шулай ук табиб күрсәтмәләрсез ияләшә торган препаратларны, мәсәлән, кан тамырларын тарайта торган тамчыларны кулланмаска өндәде.
Тимаков билгеләп үткәнчә, көзен балаларда сезонлы вируслар активлаша, шул исәптән риновируслар, аденовируслар, респиратор синцитиаль вирус, парагрипп һәм грипп вируслары. Авырулар саны арту кешеләрнең яллардан кайтуы, элемтәләрнең артуы һәм җылыту сезоны башлану белән бәйле. Эксперт әйтүенчә, фатирдагы коры һава борын куышлыгындагы лайлалы тышчаның саклау үзенчәлекләрен киметә, ә авыру вакытында теләсә нинди тамчылар куллану табиб киңәшен таләп итә.
Ул, шулай ук, гриппка каршы прививка ясатуның инфекциянең авыр баруы һәм катлауланулар куркынычын киметү өчен мөһимлеген искәртте.
Автор фотосы.