+11 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
20 Сентября , 03:10

Вафли яратасызмы?

Кардиолог йөрәккә зыянлы ризыкларны атады. 

Вафли яратасызмы?Вафли яратасызмы?
Вафли яратасызмы?

Йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметү өчен тоз һәм артык майлы ризыкларны рационнан чикләргә кирәк.  Бу хакта Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Русия Фәннәр академиясе академигы Сергей Бойцов ТАСС агентлыгына сөйләгән.

Белгеч сүзләренчә, йөрәк өчен аеруча тозлы һәм артык майлы продуктлар зарарлы. Алар арасында чипсы, вафли һәм кыздырылган ризыклар бар. Шул ук вакытта йөрәкне саклау өчен омега-3 майлы кислоталарына бай — майлы диңгез балыгын, чикләвекләрне, орлыкларны һәм үсемлек майларын рационга кертергә киңәш ителә.

Рационда яшелчә, җиләк-җимеш һәм җиләкләр дә булырга тиеш. Шул ук вакытта балансланган туклану һәм ризыкларның күләмен контрольдә тоту мөһим.

Кардиолог шулай ук йөрәк-кан тамырлары системасында проблемаларны күрсәтергә мөмкин булган симптомнарга игътибар итәргә чакыра. Гадәти физик йөкләнеш вакытында тын кысылу, аяклар шешү һәм кан басымының югары булуы табибка мөрәҗәгать итү өчен сәбәп булырга мөмкин.

Автор фотосы. 

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас