

2027 елда бәйрәм һәм ял көннәре турындагы карарны Русия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган.
Башкортстан халкы Яңа ел бәйрәмнәрендә 11 көн ял итәчәк. Ял көннәре 31 декабрьдән 10 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. Ә Яңа елга бүген нибары 102 көн калды!
Февральдә — 21-23, мартта — 6-8 май көннәрендә ял итәчәкбез.
Майдагы яллар 1-3 һәм 8-10 май көннәрендә узачак.
Июньдә – 12сеннән 14енә кадәр, ә ноябрьдә — 4еннән 7енә кадәр ял булачак.
Башкортстанда 9 март — Ураза һәм 16 май — Корбан бәйрәме уңаеннан ял көннәре булачак.
11 октябрь — Республика көне. Алдагы елда ул дүшәмбегә туры килә.
Шулай ук ял көнен 20 февральдән дүшәмбегә, 22 февральгә, ә 2 һәм 3 гыйнварны 5 ноябрьгә һәм 31 декабрьгә күчерделәр.
Кыскасы, алдагы ел ялларга бай булачак.