Беләсең киләме?
23 Сентября , 11:40

БДИга кагылышлы үзгәрешләр турында ишеттегезме?

Имтихан тапшыру өчен предметлар сайлаганда игътибарлы булыгыз.

БДИга кагылышлы үзгәрешләр турында ишеттегезме?БДИга кагылышлы үзгәрешләр турында ишеттегезме?
БДИга кагылышлы үзгәрешләр турында ишеттегезме?

Педагогик югары уку йортлары абитуриентлары 2027 елдан башлап сайланган әзерлек юнәлешенә туры килә торган фән буенча профильле бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) тапшырачак. Бу хакта "РИА Новости"га Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергән.

Министр сүзләренә караганда, элек булачак укытучылар укырга кергәндә профильле предмет буенча имтихан тапшыра иде: мәсәлән, математика укытучысын әзерләү юнәлешенә – математика, ә тарихка – тарих. Соңрак бу системадан баш тарттылар, әмма 2027 елдан аны кире кайтарырга планлаштыралар.

Хәзер педагогик югары уку йортлары абитуриентлары профиль имтиханы урынына мәҗбүри керү сынавы буларак җәмгыять белемен тапшыралар.

Шул ук вакытта Мәгариф министрлыгы 2027 елда БДИга җитди үзгәртергә планлаштырмый. Кравцов элегрәк ведомство биремнәрне катлауландырырга һәм имтиханда масштаблы үзгәрешләр әзерләргә җыенмый, дип әйткән иде.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас