

2026 елда Халыкара Аксаков бәйрәме урыс әдәбияты классигы, мемуарчы, әдәби һәм театр тәнкыйтьчесе, дәүләт эшлеклесе Сергей Аксаковның тууына 235 ел тулу уңаеннан билгеләнә.
Бәйрәм чаралары 25–26 сентябрьдә узачак.
Халыкара Аксаков бәйрәме — республикабызның гына түгел, бөтен Русиянең мәдәни тормышында иң якты вакыйгаларның берсе. Бәйрәм кунаклары һәм актив катнашучылар булып язучылар һәм журналистлар, фәнни хезмәткәрләр, әдәби музейлар директорлары, җәмәгать эшлеклеләре тора. Бәйрәмнең максаты — мәдәни традицияләрне саклау һәм арттыру, балаларга һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү һәм тарихи мәгърифәт эшен алып бару, Аксаковлар гаиләсенең мирасын популярлаштыру. Быел бәйрәм Русия халыклары бердәмлеге елы һәм Башкортстан Республикасында Зур һәм тату гаилә елы кысаларында үткәрелә.
Быелгы бәйрәмнең географиясе тәэсирле — Болгария, Сербия, Германия, Финляндиядән, илебезнең төрле почмакларыннан — Мәскәү, Санкт-Петербург, Луганск, Ульяновск, Самара, Ырынбур һәм башка шәһәрләрдән кунаклар киләчәк.
25 сентябрьдә бәйрәм гадәттәгечә шәһәрнең уку йортларында «Аксаков укулары» намус һәм әхлак дәресләре үткәрү белән ачылачак. Студентлар һәм мәктәп укучылары алдында бәйрәм кунаклары чыгыш ясаячак. Идел буе дәүләт су транспорты университетының Уфа филиалында намус дәресе узачак, анда бәйрәм кунаклары — адмираллар, генераллар, җәмәгать эшлеклеләре беренче курс студентларына билетлар тапшырачак. Аксаков гимназиясендә әхлак дәресе булачак, аның барышында язучылар, публицистлар, музей хезмәткәрләре укучылар белән Аксаковлар гаиләсе һәм С. Т. Аксаков иҗаты чагылышы булган традицион кыйммәтләр турында фикер алышачаклар.
Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә академиясендә түгәрәк өстәл узачак, анда Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Ырынбурдан, Уфадан әйдәп баручы галим-аксаковчылар катнашачак.
Бәйрәм чаралары С. Т. Аксаковның мемориаль музей-йортында дәвам итәчәк, анда «Аксаков һәм урыс язучылары» күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә С. Т. Аксаковның үз чорының әйдәп баручы язучылары белән шәхси һәм иҗади элемтәләре турында сөйләячәк. Аннары кунакларны музейның әдәби кунак бүлмәсе көтә, анда ике презентация булачак: «Безнең замандаш» журналы, журналның баш мөхәррире Карина Сәйдәмәтова чыгыш ясаячак.
«Гасырлар аша юл»ны аның авторы — Урал генеалогия җәмгыяте һәм Урал тарих-шәҗәрә җәмгыяте әгъзасы Ольга Титова тәкъдим итәчәк.
Аннары бәйрәм Уфаның шәһәр мәйданчыкларында дәвам итәчәк. С. Т. Аксаков исемендәге бакчада шәһәр халкы һәм кунаклар өчен түбәндәгеләр узачак: иҗат коллективлары чыгышлары; балалар рәсемнәре күргәзмәсе; халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмә-сату; уен мәйданчыклары һәм фотозона эшләячәк.
Кич белән Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында (тарихи Аксак халык йортында) тантаналы Аксаков кичәсе була. Кичәнең төп вакыйгасы — Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның С. Т. Аксаков исемендәге Бөтенрусия әдәби премиясен һәм Григорий Аксаков орденын тапшыруы. Кичә сәнгать осталары концерты белән тәмамланачак.
26 сентябрьдә бәйрәм чаралары республиканың Бәләбәй, Уфа һәм Кармаскалы районнарында «Аксаков җирләрендә» дәвам итәчәк.
Фото: Башинформ