Беләсең киләме?
24 Сентября , 06:55

Рубик кубигын – 4 секундта!

Алты яшьлек кыз дөнья рекорды куйган.

Рубик кубигын – 4 секундта!Рубик кубигын – 4 секундта!
Рубик кубигын – 4 секундта!

Кытайда яшәүче алты яшьлек  Лянь Юньчжи хатын-кызлар арасында Рубик кубигын җыю буенча дөнья рекордын куйган. 3х3 кубигын тизлеккә җыю дисциплинасында ике турнирда дөнья рекордын яңарткан.

Ухандагы беренче ярышта кыз кубикны биш тапкыр җыеп караганнан соң уртача 4,52 секунд вакыт күрсәткән. Соңрак Гуанчжоудагы турнирда ул үз нәтиҗәсен 4,27 секундка кадәр яхшырткан. Лянь Юньчжи мондый ярышлар тарихында нәтиҗәне 4,5 секунд билгесеннән түбән төшергән беренче гүзәл зат булды.

Фото: shazoo.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас