

Дөньядагы иң коры Атакама чүле шау чәчәккә күмелгән.
Аномалиянең сәбәбе – Эль-Ниньо (табигать күренеше) китереп чыгарган мул яңгырлар. Төбәктәге явым-төшем озак вакыт тыныч хәлдә булган 200дән артык төр үсемлекнең суганчаларын һәм орлыкларын уяткан. Чәчәкле чүлдә бигрәк лапагер кыңгыраулары аерылып тора, шуңа да Атакама өслеге кызгылт-зәңгәрсу төскә кергән.
Чилидагы бу чүлдә явым-төшемсез чорлар берничә ел дәвам итә ала шуңа да аның чәчәкле чоры бик сирәк вакыйга.
Атакамада үсемлекләр уянуга бөҗәкләр һәм кошлар да активлашкан.
Белешмә: Көньяк Америка индеецлары теленнән тәрҗемә иткәндә “Атакама” сүзе “чүл өлкәсе” дип тәрҗемә ителә. Галимнәр бәяләвенчә, чүл 20 миллион ел элек барлыкка килгән. Аның кайсыбер урыннарында унар ел яңгыр яумый. Аның территориясендә сирәк кенә кактуслар һәм куаклыклар очрый. Чүлнең корылыгы азрак булган өлешләрендә Көньяк Америка соры төлкесен һәм вискачаны (шиншилланың туганы) очратырга мөмкин. Кайсыбер урыннарда табигать шартлары шулкадәр кырыс ки, анда үсемлекләр дә, хайваннар да яши алмый. Гомумән, бу чүлдә 400 елга якын җитди явым-төшем булмаган дип санала.
Фото: РГ