Беләсең киләме?
27 Сентября , 03:30

Мәчегез ит яратамы?

Ветериналар киңәшенә колак салыгыз. 

Мәчегез ит яратамы?Мәчегез ит яратамы?
Мәчегез ит яратамы?

Әгәр сезнең мәчегездә сәламәтлек белән проблемалар булмаса, сез аны сыер, сарык, тавык, куян һәм күркә ите белән сыйлый аласыз. Сыер ите, куян һәм йорт кошлары мәчеләр өчен аеруча файдалы санала.

Бу ит төрләрендә май чагыштырмача азрак, алар азык аллергиясен сирәгрәк китереп чыгара. Аминокислоталар кебек файдалы матдәләр чи иттә яхшырак саклана. Шуңа да карамастан, пешкән ит куркынычсызрак, чөнки пешерү процессы кайбер бактерияләрне һәм вирусларны үтерә. Әгәр дә сез мәче өчен ит әзерлисез икән, аңа бернинди тәмләткечләр дә өстәргә кирәкми, ди белгечләр.

Ветеринарлар кисәтүенчә, песиләргә чи ит ашатырга ярамый. Гадәттә, чи иттән суалчаннар яки башка паразитлар барлыкка килергә мөмкин. Чи дуңгыз ите һәм тавык ите ашату аеруча куркыныч.

Моннан тыш, чи ит кечкенә песиләр һәм өлкән яшьтәге мәчеләр өчен аеруча куркыныч, чөнки аларның иммун системасы көчсезрәк булырга мөмкин.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас