Беләсең киләме?
30 сентябрь , 05:00

Октябрьдә нинди бәйрәмнәр көтә?

Мөһим даталарны календарьда саклап куегыз.

title
Октябрьдә нинди бәйрәмнәр көтә?Октябрьдә нинди бәйрәмнәр көтә?
Октябрьдә нинди бәйрәмнәр көтә?

Тиздән октябрь! Бу айда әтиләрне, картәти белән нәнәйләрне котлыйбыз, укытучыларга рәхмәт әйтәбез һәм Республика көнен билгеләп үтәбез.

Октябрьнең бәйрәмнәрен һәм мөһим даталарын календарьда саклап куегыз:

1 октябрь — Халыкара өлкәннәр көне.

2 октябрь — Халыкара социаль педагог көне.
2 октябрь — Бөтендөнья елмаю көне (октябрьнең беренче җомгасы).

5 октябрь — Укытучылар көне.
11 октябрь— Башкортстан Республикасы көне.
15 октябрь — Халыкара ак таяк көне (күрү сәләте начар булган кешеләргә ярдәм итүгә багышлана).
18 октябрь — Әтиләр көне (октябрьнең өченче якшәмбесе).
28 октябрь— Картәниләр һәм картәтиләр көне.

31 октябрь — Сурдотәрҗемәчеләр көне.

Алда гаилә белән җыелырга, өлкәннәрнең хәлен белергә һәм үзегезне укыткан һәм ярдәм иткән кешеләргә рәхмәт әйтер өчен матур көннәр якынлаша. Ә якын кешеңә шалтырату өчен бәйрәмнәрне көтеп тормагыз.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас