Медицина фәннәре кандидаты белдерүенчә, көз уртасына җиләк-җимеш һәм яшелчәләр ассортименты кими башлый. Шуңа күрә бу чорда төрле кәбестәләргә — ак һәм кызыл кәбестәгә, брокколи, төсле һәм Брюссель кәбестәсенә игътибар бирергә мөмкин. Алар С витамины чыганагы булып тора.
С витамины күп булган ризыкларга болгар борычы да керә. Белгеч бу яшелчәнең аскорбин кислотасына бай булуын билгеләгән.
Октябрьдә алма, груша, айва, слива, хөрмә, киви, инҗир һәм виноград ашарга киңәш ителә. Хөрмә һәм виноград составында антиоксидант үзлекләргә ия антоцианнар бар. Җиләкләрдән исә мүк җиләге, нарат җиләге, сырганак һәм гөлҗимешкә игътибар итәргә була. Алар полифенолларга һәм С витаминына бай.
Рационда каротиноидлар чыганаклары булган чөгендер, кишер һәм кабак та булырга тиеш. Ә эчәк микробиотасын саклау өчен әче сөт ризыкларына һәм тозланган кәбестә куллану файдалы.







