

Быел бакчачылар аның аеруча күп булуына зарлана.
Лайлач – моллюсклар классына керүче кабырчыксыз корткыч бөҗәк. Алар нигездә төнлә хәрәкәт итә, тукланулары да төнге вакытка туры килә. Бигрәк тә бакча җиләге, кәбестә, помидор, хәтта кишергә дә зыян китерәләр. Быел җәй көннәрдә алар аеруча күп булды һәм уңышка зыян салды.
Нәкъ менә хәзер лайлачлар актив рәвештә йомырка сала, һәм язын алардан яңа корткычлар диңгезе барлыкка киләчәк. Ләкин без аларга кышларга ирек бирмәячәкбез. Берничә ысулның сезгә дә ярдәме тисен, дуслар.
Беренчедән, лайлачлар кояш яратмый, шунлыктан көндезләрен күләгә урыннарда яшеренеп яталар. Бакчаның төрле урыннарына такта, рубероид, капчык кисәкләре, сырага манылган чүпрәк ташласагыз, алар көндезен шуның астына җыела. Җыеп алып, тозлы суга салыгыз һәм юк итегез.
Бакча бушап калгач, бу эшне тавыклар да башкара ала. Алар бер кат чүпләп чыкса, лайлач әкәм-төкәмнәр киләсе елга болай ук күпләп үрчемәчәк.
Икенчедән, бакчагызны корыган яфраклардан, мүлчә һәм башка чүп-чардан тазартыгыз, тырмалап чыгыгыз. Лайлач салган йомыркалар кояшта юкка чыгачак.
Өченчедән туфракка бер квадрат метрга 40-60 грамм исәбеннән суперфосфат яисә бер квадрат метрга 20 грамм хлорлы калий сибегез.
Дүртенчедән, туфракка көл, горчица сибү, рәт араларына вакланган йомырка кабыгы, ылыс салу да ярдәм итә.
Бишенчедән, уңышны җыеп алганнан соң, туфракка кайнар су сибәргә мөмкин, бу ысул да лайлачның йомыркаларын юк итәргә булыша.
Фото: mstlife.by