

Табиб-диетолог, медицина фәннәре кандидаты Дарья Русакова «Москва 24» белән әңгәмә вакытында хроник бөер авырулары булган кешеләргә карабодайны көн саен ашарга ярамавын кисәтте. Ашказаны җәрәхәте, гастрит яки колит кискенләшкән кешеләргә дә саклык комачауламас.
Табиб, шулай ук, бәвел системасы чирләре, шикәр диабеты һәм артык авырлыгы булган пациентларга да башта белгечкә барырга киңәш итә.
"Карабодайның составында аксым булуга карамастан, ул барыбер шактый калорияле һәм югары углеводлы булып кала. Шуңа күрә, башка ашаган ризыкларны да исәпкә алып, пропорцияләрне саклау мөһим. Өлкән яшьтәге сәламәт кеше өчен пешкән карабодайның көнлек нормасы – 150-200 грамм", - дигән Русакова.
Автор фотосы.