Онытучанлык... Бу күренеш өлкәннәргә генә түгел, хәзерге балаларга да бик хас. Медицина фәннәре кандидаты Александр Калюжин фикеренчә, йокы туймау һәм артык ару онытучанлык тудырырга мөмкин, ә хәтердә уңышсызлыклар еш кына игътибар фокусын югалту белән бәйле. Бу хакта ул NEWS.ru басмасына сөйләгән.
Табиб белдерүенчә, хроник стресс, эмоциональ киеренкелек һәм берьюлы берничә эш эшләү еш кына онытучанлыкка китерә. Мондый очракта хәтер кимеми, ә мәгълүмат агымын теркәү бозыла. Оныту гадәтеннән арыну өчен белгеч вакытында һәм туйганчы йокларга, мәгълүмати йөкләнешне киметергә һәм үз иңегезгә алган күпсанлы бурычларның беразыннан баш тартырга тәкъдим иткән.
Автор фотосы.