0 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
6 Октября , 05:05

Балагызга грипптан вакцина ясатасызмы?

Белгечләр киңәшенә колак салыйк.

title
Балагызга грипптан вакцина ясатасызмы?Балагызга грипптан вакцина ясатасызмы?
Балагызга грипптан вакцина ясатасызмы?

Ел саен үткәрелә торган вакциналаштыру — гриппны һәм бу авру нәтиҗәсендә барлыкка килә торган авыр өзлегүләрне профилактикалауның иң нәтиҗәле ысулы, ди белгечләр. Грипп вирусы даими рәвештә мутацияләнә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы баланың иммун системасы вирусның актуаль вариантлары белән очрашуга әзер булсын өчен ел саен вакциналар составын яңа штаммнар нигезендә яңарта.

"Республикага балалар өчен 152 050 доза вакцина кайтты ("Совигрипп", "Утрикс Квадри"). Алар барысы да хәвефсез һәм авырулар китереп чыгара алмыйлар, чөнки алар грипп вирусларына каршы антитәнчекләр җитештерүгә юнәлдерелгән”, — дип ассызыкладылар “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.

Прививка ясатыр алдыннан  баланы педиатр карау мәҗбүри. Кискен авыру вакытында вакциналаштыруны күчерәләр.

“Роспотребнадзор”да аңлатуларынча, вакциналаштыру еш авыручы балалар, хроник авырулар (сулыш, йөрәк, диабет) булган балалар өчен, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен аеруча мөһим.

Моның өчен иң яхшы вакыт — сентябрьдән ноябрьгә кадәр, авырулар саны арта башлаганчы, чөнки иммунитетны саклау өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк.

Фото: ЯИ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас