0 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
6 Октября , 13:15

“Йолдызлар яңгыры”н күрми калмагыз!

Башкортстанда яшәүчеләрне төнге күктә искиткеч манзара көтә.

title
“Йолдызлар яңгыры”н күрми калмагыз!“Йолдызлар яңгыры”н күрми калмагыз!
“Йолдызлар яңгыры”н күрми калмагыз!

8 октябрьдән 9ына каршы төндә Башкортстан халкы Драконида (Джакобинида) метеорит ташкынын күзәтә алачак. Бу күренеш нибары берничә көн дәвам итәчәк — 6 октябрьдән 10нына кадәр. Җир Джакобини — Циннер кометасы кисәкчәләре ташкыны аша узачак. Бу ташкын метеорлары атмосферага керү тизлеге белән (секундына 20 км чамасы) аерылып тора һәм еш кына саргылт яки кызгылт төскә ия булучан.

Быел күзәтүләр өчен шартлар аеруча уңайлы: Ай яңа туган вакытка туры киләчәк һәм, метеорларны күрергә комачауламыйча, бары тик таң алдыннан гына калкып чыгачак.

Уфа шәһәр планетариенда хәбәр итүләренчә, агымның радианты Аждаһа йолдызлыгында урнашкан. Бу Йолдызлык безнең киңлекләрдә күренми, шуңа да агымны кичен, төн уртасына кадәр, радиант горизонттан югарырак күтәрелгәндә күзәтү яхшырак.

"Күзәтү өчен шәһәр утларыннан еракта урнашкан караңгы урынны сайлагыз. Аждаһа йолдызлыгын эзләү мәҗбүри түгел, метеорлар барлык юнәлешләрдә дә күренәчәк", - дип киңәш бирделәр планетарийда.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас