+8 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
7 Октября , 09:50

Кандракүлдә – гаҗәеп күренеш!

Ул нәкъ шушы чорда ел саен кабатлана

Добавить в предпочтительные источники Google
Кандракүлдә – гаҗәеп күренеш!Кандракүлдә – гаҗәеп күренеш!
Кандракүлдә – гаҗәеп күренеш!

Кандракүл буенда яшәүчеләр һәр көз саен гаҗәеп матур күренешкә хозурлана. Күл буена аккошлар көтүе җыела.

Быел да җылы якларга очып китәр алдыннан күлгә йөздән артык кош җыелган, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Экология министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Бу шипуннар – аккошларның иң киң таралган төре. Алар белән бергә, миграция чорында, монда сирәк төрләр дә очрый: кликун һәм кече аккош. Мондый сандагы кошларның булуы сулыкның сәламәт экосистемасы турында сөйли", - дип белдерделәр ведомствода.

Кандракүл – Башкортстанда зурлыгы буенча икенче күл, суда йөзүче кошларның миграция юлында төп тукталыш. Биредә аккошлар ял итә һәм ерак очыш алдыннан көч җыя.

 

Фото: Башкортстанның Экология министрлыгы матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас