

Барлык респиратор вирусларның циркуляциясе арасында төп өлеш риновирусларга туры килә, дип хәбәр иттеләр “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
“40нчы атнада республикада ОРВИ, грипп һәм COVID-19ның 18,4 мең очрагы теркәлгән, — диделәр белгечләр. — Вирусологик мониторинг нәтиҗәләре буенча, әйләнештә булган респиратор вируслар арасында грипп булмаган этиологияле вируслар өстенлек итә — 99,4%. Алар арасыннан риновируслар — 54,4%, COVID-19 — 22,5%, парагрипп-13,0%”.
Шул ук вакытта Башкортстанда гриппка каршы вакциналаштыру кампаниясе дәвам итә. Хәзерге вакытта 290 меңнән артык кешегә прививка ясалган.
“Вакцинация — авырудан саклануның иң нәтиҗәле ысулларының берсе", — дип белдерделәр “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә.
Вакциналаштыру өчен иң яхшы вакыт — сентябрьдән ноябрьгә кадәр, авырулар саны арта башлаганчы, чөнки иммунитетны саклау өчен ике-дүрт атна вакыт кирәк.
Автор фотосы.