+12 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
10 Октября , 04:35

Сәйдә Мәскәүгә күченгән

Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сәйдә Мәскәүгә күченгәнСәйдә Мәскәүгә күченгән
Сәйдә Мәскәүгә күченгән

Татарстанның атказанган артисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова вакытлыча Мәскәүгә күченгән. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр иткән.

Җырчы Мәскәүгә бары тик дүрт айга килүен әйтә.

"Дуслар, сез мине котлый аласыз. Мин Игорь Матвиенко исемендәге академиядә уку өчен грант оттым. Бу озакка түгел, укулар нибары 4 ай дәвам итәчәк. Шуңа күрә ел ахырына кадәр сез мине Казанда күрмәячәксез", – дигән ул.

Мәскәүдә яшәвенең беренче көннәрендә үк җырчы Кытай мәдәни үзәгендә булган. Шулай ук дусты белән Шанхай симфоник оркестры концертын караган, Кытай чәйханәсендә булган, МДУ паркында йөргән.

Шул ук вакытта Саидә Казан белән Мәскәүне чагыштырып, туган төбәгенең күңеленә аеруча якын булуын да белдергән.

"Казан – минем йөрәгем. Ә Мәскәү – мин кунакка килергә ярата торган шәһәр. Мәскәүдә башка кешеләр, башка тормыш рәвеше һәм аларның фикерләү рәвеше дә башка. Монда мөмкинлекләр күбрәк, сине билгеле шәхесләр күреп алырга мөмкин. Казан исә ул күңел түрендәге шәһәр. Андагы ритм миңа күбрәк ошый, ә Мәскәү темпы миңа туры килми", – дигән җырчы.

Фото: Саидә Мөхәммәтҗанованың ВК сәхифәсеннән.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас