Беләсең киләме?
14 Октября , 04:30

Ышана күрмә!

Картаңа ялгыш акча күчердек, дисәләр...

Добавить в предпочтительные источники Google
Ышана күрмә!Ышана күрмә!
Ышана күрмә!

Таныш булмаган кешедән картагызга акча күчү, шул акчаны кире кайтаруны сораулары, полиция белән янаулары яки урлауда гаепләп, сәер хәбәрләр һәм шалтыратулар килү — мошенниклар булуын күрсәтә.

Русия Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә билгеләүләренчә, һич көтмәгәндә билгесез кешедән картагызга акча килү белән үк сагаерга кирәк. Ә инде сәер смс-хәбәрләр яки шалтыратулар да башланса, бигрәк тә уяу булырга.

Игътибар итәргә кирәк булган тагын мөһим билге — таныш булмаган бу кеше акчаны башка реквизитлар буенча кайтаруны сорый, ә акча күчкән исәпкә түгел.

Еш кына аферистлар корбанга психологик басым ясарга тырыша —полиция, суд белән куркыта яки урлауда, мошенниклыкта гаепли башлый. Намуслы кеше үзен болай тотмаячак, дип искәртә хокук сакчылары.

Кешегә күчкән акчаның бер өлешен үзенә калдырырга, ә икенчесен күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерергә тәкъдим иткән очраклар да була.

Шулай ук мошенниклар сезнең исәпкә акча күчүе турында банк исеменнән ялган смс җибәрергә мөмкин. Игътибар белән карагыз, чынлыкта бернинди дә акча күчмәгән була.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас