Беләсең киләме?
16 Октября , 08:50

Грипп – куркыныч инфекция...

Белгеч аеруча кемнәргә сак булырга кирәклеген искәртте. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Грипп – куркыныч инфекция...Грипп – куркыныч инфекция...
Грипп – куркыныч инфекция...

Русия Фәннәр академиясе академигы, Русия мәгариф академиясе президенты урынбасары Геннадий Онищенко гриппны иң куркыныч инфекция дип атады. Әлеге инфекция белән йөзләрчә миллион кеше авырый, аларның кайберләре вирус йоктырганнан соң системалы катлауланулар ала, дип сөйләгән ул "РИА Новости" агентлыгына.

"Грипп хәзер иң куркыныч инфекция, аның белән йөзләрчә миллион кеше авырый. Авырудан соң кешеләрдә, бигрәк тә хроник авырулары булганнарда, системалы катлауланулар барлыкка килә", – дигән Онищенко.

Галим белдерүенчә, грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – вакциналаштыру. Бу сезонда вакцина составы тулысынча яңартылган, өч компонент та үзгәртелгән.

"Әлегә грипп таралу бик күренми, Русиянең бер генә субъектында да авыру дәрәҗәсе артмаган, әмма үсеш бара. Хәзер Русиянең Европа өлешендә кискен салкынайтты, авырулар саны артачак, шуңа күрә прививка ясатырга кирәк", – дип киңәш иткән Онищенко.

 

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас