

Археологлар тапкан иң борынгы икмәк Иорданиядә 14 500 ел элек пешерелгән. Табылдыктан аңлашылганча, ипине борынгы кешеләр кыргый иген үсемлекләреннән, шул исәптән, арпа, бодай һәм солыга вакланган үсемлекләр һәм су кушып пешергәннәр. Ул лаваш формасында булган һәм алачык уртасындагы таш идәндә куелган мичтә пешкән.
Борынгы мисырлылар очраклы рәвештә ипине әчетеп пешерү серен ачканнар. Риваять буенча, камыр ризыклары пешерүче кол су белән он катнашмасын төнгә җылы мичтә калдырган. Иртә белән шул камырдан кабартмалар пешергән, алар кабарып һәм тәмлерәк булып пешкәннәр.
Борынгы Мисырда икмәк шулкадәр кыйммәтле саналган, ул кояш кебек үк иероглиф белән билгеләнгән — аның уртасында нокта булган.
Икмәкнең бик күп төрләре бар – якынча исәпләүләр буенча, меңләгән рецептлар. 2018 елда Һиндстанның Хәйдәрәбад шәһәрендә узган күргәзмәдә 493 төр икмәк тәкъдим ителгән.
Иң зур икмәк Бразилиядә 2008 елда пешкән. Ул гармун күрекләре кебек җыелган багетны хәтерләткән һәм 1571 килограмм авырлыкта булган.
Чиабатта – 1982 елда уйлап табылган итальян икмәге. Бу багет башмакларга охшашлыгы аркасында шулай аталган.
Мексикада 1996 елда 9200 метр озынлыктагы гигант икмәк пешергәннәр. Моның өчен 5,5 тоннага якын он, 3 тонна май, 38 мең йомырка һәм мең литр сөт кулланганнар.
Русиядә элек икмәкне “жито” дип йөрткәннәр.
Галимнәр исәпләвенчә, кеше гомере буена уртача 15 тонна икмәк ашый.
Автор фотосы.