+5 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
17 Октября , 05:05

Пешкән чөгендерне күпме саклап була?

Кайвакыт ул ике-өч көндә генә ашалып бетми.

Добавить в предпочтительные источники Google
Пешкән чөгендерне күпме саклап була?Пешкән чөгендерне күпме саклап була?
Пешкән чөгендерне күпме саклап була?

Пешкән, кабыгыннан әрчелмәгән чөгендерне ябык савытка салсаң, суыткычта биш көнгә кадәр сакларга була. Чистартылганын өч көннән артык сакларга ярамый, ә туралганы — нибары ике көн. Яшелчә никадәр вакланган булса, ул шулкадәр тизрәк бозыла, ди белгечләр. Үсемлек мае, майонез, соуслар һәм тәмләткечләр белән болгатылган чөгендер салатларын да озак саклап булмый.

Пешкән чөгендерне озак вакыт сакларга теләсәгез, туңдыргыч ярдәм итәчәк. Аны зур булмаган кисәкләргә турап, шулай ук, кыргыч аша чыгарып, контейнерларга яисә полиэтилен капчыкка салырга була. Туңдыргычта сакланган чөгендерне ашлар, салатлар һәм гарнирлар өчен кулланырга була.

Автор фотосы. 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас