

Ә кемдер гадәтләнгән эшләрнең авырлык белән бирелүен, күбрәк көч алуын сизә.
Табиб-гастроэнтеролог, терапевт һәм нутрициолог Анастасия Рожко белдерүенчә, әгәр уянганнан соң эшкә керешү авыр булса, үз рационыңны, туклануыңны яңадан карарга кирәк.
Әйтик, иртәнге ашка боткага магнийга бай ризыклар өстәргә була. Ул, үз чиратында, нерв системасы һәм мускуллар эшендә катнаша. Магнийга яшеллек, тулы бөртекле ярмалар, чикләвекләр, кузаклылар бай. Төшке ашка, мәсәлән, карабодай яки башка тулы бөртекле гарнир сайларга мөмкин.
Тимер энергияне көйләү өчен, шулай ук иммунитетны саклау өчен кирәк. Табиб атна дәвамында аксымның төрле чыганакларын чиратлашып, төп ризыкларны ярмалар, яшеллек һәм яшелчәләр белән тулыландырырга киңәш итә.
Автор фотосы.