

Кояш баеганда күктә кызыл, сары, шәмәхә, алсу һәм зәңгәр төсләр чагу бер күренешкә әйләнеп, күпләрне таң калдырды. Бу искиткеч сәер күренеш сокландырса да, күпләрне аптырашта калдырды. "Бу нәрсә белән бәйле?», дип борчуга калганнар да булды.
Уфа шәһәр планетарие астрономы Тамара Денисова Кояш баеганда күкнең кызыл төскә керүен турыдан-туры атмосфера торышы белән бәйле булуын аңлатты.
Аның сүзләренә караганда, Уфада күптән яңгырлар булмаган, аяз һәм коры һава торышы тора, шуның аркасында һавада күп тузан һәм аэрозольләр җыелган. Кояш баеганда горизонт янында була, һәм аның нурлары атмосфера калынлыгы аша көндезгегә караганда күпкә озынрак юл үтә.
"Яктылык һава аша узганда, ул тарала, өстәвенә, спектрның зәңгәр өлешендә. Нәтиҗәдә Җиргә күбесенчә кызыл, кызгылт сары һәм сары нурлар килеп җитә.
Яктылык юлы никадәр озынрак булса, зәңгәр нурлар да шулкадәр күбрәк тарала, кызыл нурлар да безгә шулкадәр күбрәк килеп җитә. Әгәр атмосферада тузан һәм аэрозольләр күп булса, бу төс тагын да көчәя. Баеп баручы Кояш нурлары болытларны яктырта, алар үзләренә кадәр килеп җиткән кызыл һәм сары нурларга үзенчәлекле кызыл „канлы“ төс биреп, кире кайтаралар , - дип билгели эксперт. – Кояшның кызыл төскә кереп баюы коры һәм аяз һава торышы хәбәрчесе булып санала»
Автор фотосы.